ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Уразай мәктәбенең хезмәт  укытучысы Ахатова Тәсния “Сыйныф җитәкчесе – 2015” конкурсының мәктәп этабында җиңүче булды. 21 январь көнне  Тәсния Наил кызының эше район этабына тәкъдим ителде. 
20 гыйнвар көнне Татар Ямалы мәктәбе 5 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды.
Яңа Әлем мәктәбендә буген, дәресләрдән соң, кышкы спартакиада үткәрү планлаштырыла

21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
     Кадет интернат-мәктәбендә "Созвездие 2015" Фестиваленең район этабына әзерлек бара.
   Кадет интернат-мәктәбендә "Алга, яшьармиячеләр!" исемле хәрби-спорт уеннарының финал этабына әзерлек бара.

20-22 нче гыйнвар көннәрендә Казанда рус теле буенча, 21-23 нче гыйнвар көннәрендә сәнгать (МХК) фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры үтәчәк. Актаныш районы данын муниципаль тур җиңүчеләре, Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе 9а сыйныф укучысы Авзалова Юлия (укытучысы Белоусова М.И.) һәм 10 б сыйныф укучысы Халирахманов Динар кытучысы Миршарипова Т.К.) рус теленнән, 8а сыйныф укучысы Загретдинов Рузиль (укытучысы Муталлапова Э.З.) сәнгать (МХК) фәне буенча яклаячак. Аларга уңышлар телибез.

17-20 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең "Волга" яшьләр үзәгендә «Junior Startup Intensive» исеме астында укучыларның IT-стартаплар регионара конкурсы узды.

Чалманарат мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Әлфия  “Сыйныф җитәкчесе – 2015” конкурсының мәктәп этабында җиңүче булды. 21 январь көнне  Әлфия Рафаеловнаның эше район этабына тәкъдим ителде. 

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узса да, сугыш хатирәләре тоныкланмый. Дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

Артем Хохорин Идел буе мөселманнары өчен исламның традицион булмаган агымы таралу куркынычы әле һаман яшәвен белдерә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International