ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Шушы көннәрдә Пучы авыл китапханәсендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды.
22 гыйнвар көнне, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Башкортстан Республикасы Илеш районы ветераннар оешмасы делегациясе Актаныш районының Аеш авылына килде.
Югары Яхшый мәдәният йортында Т. Миннуллиннын "Без бит авыл малае" исемле  спектакле сәхнәләштерелә.
Киров авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда узачак "Җирдә тынычлык хакына" шигырь укучылар конкурсына әзерлек бара.
Химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры нәтиҗәләре буенча гуманитар гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Насертдинова Сөмбел призер булды. Сөмбелне һәм аның укытучысы Гарипова Рүзиләне чын күңелдән котлыйбыз!
Башлангыч класс укучылары "Урман янгыннан курка" район конкурсының мәктәп этабында катнашалар. Конкурс урманда да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне максат итеп куя.
   Технология атналыгы кысаларында оештырылган күргәзмә "Мии - үзем!" дип атала иде.
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә бүген “Күңелле стартлар” узды. “Анарат”командасы беренчелеккә чыкты. Җанатарлар арасында да ярыш уздырылды. Уен бик күңелле булды
Яңә Әлем мәктәбендә 22 гыйвар көнне үткән кышкы спартакиада нәтиҗәләре билгеле булды
29 январь конне Пучы халык театры А. Сафиуллинның "Иманда бормалы юллар" драмасын курсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International