Күрше Илеш районы ветераннар оешмасы делегациясе – Актанышта.

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

22 гыйнвар көнне, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Башкортстан Республикасы Илеш районы ветераннар оешмасы делегациясе Актаныш районының Аеш авылына килде. Кунакларны Актаныш районы ветераннарының җирле җәмәгать оешмасы рәисе Нурулла Нурлыев, президиум әгъзасы Зөфәр Шакиров һәм Аеш авыл җирлеге башлыгы Илдус Закиров каршы алдылар. Делегация составында Бөек Ватан сугышы яугире Мәгърүф Карипов та бар.

Сөн елгасының матур табигать кочагында утырган Аеш авылында туган Мәгърүф Карипов. Әтисе Габделкарип җир эшен ярата - җир эшкәртә. Ашлык булгач, ат, сыер, сарык асрап, үрчетә. Беренче хатаны вафат булгач, Кәзкәй авылыннан Сәгъдәтбикәгә өйләнә, 3 балалары – Кави, Мәгърүф, Вәсилә дөньяга килә.

Авылда гомум хуҗалык төзелә башлагач, Габделкарип колхозга керүдән баш тарта. Аңа ялган гаепләр табып, кулак дигән хурлыклы ярлык тагып, Себергә алып китәләр. Шул китүдән аны гаиләсе бүтән күрми. Хуҗалыктагы бар мал-мөлкәтләрен алып чыгып китәләр. Гаилә ач, ялангач кала.

Илеш районының Гремучий Ключ авылында туганнары -  детдом директоры булып эшләгән Иламанов Тибиян Мәгърүфләрнең чиктән тыш хәерчелектә яшәүләрен белгәч, аларны алып килү өчен атлы бричка җибәрә. Туган авылыннан чыгып киткәндә Мәгърүфкә 12 яшь була.  Шул көннән башлап, тамаклары туя, ачлык бетә. Мәгърүф агай бүген дә Тифиян абыйсын рәхмәтләр укып искә ала.

Җәйнең иң матур көннәренең берсе - 22 июньдә илебезгә кара кайгы килде. Бөек Ватан сугышы аерым кешеләргә генә түгел, һәр төбәктә, һәр өйгә ябырылып килгән ачы хәсрәт, күз яше, асыл егетләрнең гомерен кискән афәт булды. 1942 елда 19 яшьлек Мәгърүфне армиягә алалар. Ульяновск өлкәсе Мелекесста укытып, ашыгыч рәвештә пехота взводына командир итеп әзерлиләр. Уку тәмамланырга 2 ай кала, Мәскәү астында барган каты алышларга фронтка җибәрәләр. Поезддан төшкәч, җәяүләп 60 чакрым үтәләр. Шунда сугыш булган авылларны үтәләр, янган өйләрнең мичләре генә утырып калган. Базга төшеп яшеренгән, ачлыктан җәфа чиккән хатын-кызлар, аягында көчкә басып торган балаларны күрәләр.

Мәгърүф отделение командиры була. Беренче сугышка керүе – Вязьма янындагы калкулыкта. “Ура” кычкырып барганда, гәүдәнең бар күзәнәге үлем көткән кебек тоела. Аннары пружина, машина кебек хәрәкәтләнә башлыйсың”, - дип исенә төшерә Мәгърүф ага.

Мәгърүф Карипов күп сугыш хәрәкәтләрендә, шәһәр азат итүләрдә катнашып, аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәтә. Фронт гәзитләренең берсе: “Кызылармеец Мәгърүф Кариповны подразделениедә яхшы беләләр. Немец-фашист илбасарларына каршы җанын-тәнен кызганмыйча, аяусыз сугышуы белән ул хөрмәт һәм ихтирамга лаек булды” – дип хәбәр бастыралар.

Европаны пехота белән җәяүләп, Берлинга кадәр барып җиткән отделение командиры, каһарман солдат кече сержант Мәгърүф Кариповның күкрәге тулы орден, медальләр. Өченче дәрәҗә Дан ордены, Кызыл Йолдыз ордены, беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Сугышчан батырлык өчен”, “Кыюлык өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Каһәрле сугышта батырлыклар күрсәтеп, җиңү яулап кайткан яугир тыныч тормышта да тынгысыз эш башкара. Пенсиягә чыкканчы, үз эшләрен намус белән үти, яратып эшли.

 

Башкортостан Республикасы Илеш районы ветераннар оешмасы делегациясе башта Аеш авылының “Сугышта һәлак булганнарга” һәйкәле янында булдылар, илебез тынычлыгы өчен көрәшкән каһарманнарны искә алып, бер минут тынлыкта тордылар. Аннары делегация Аеш авыл мәчетенә юл тоттылар. Мәчет Мәгърүф агаларның милеге нигезендә төзелгән.

Аннары Аеш башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашу, мәктәп музее белән танышу булды. Очрашу вакытында аешлылар Мәгърүф ага Кариповның бик нык хәтерле булуына таң калдылар. 80 ел элек чыгып китүенә карамастан, ул һаман да авылның һәрбер кешесен белә, очрашу вакытында балаларга бабалары, ерак бабалары турында тәфсилләп сөйләп бирә.

Соңрак кунаклар Аеш авылы җәмәгать үзәге белән таныштылар. Анда урнашкан медпункт, клуб, китапханә эшенә зур бәя бирделәр, авыл кешеләре өчен тудырылган шартларга соклануларын яшермәделәр.

Очрашу барышында Актаныш, Илеш районы ветераннар оешмасы җитәкчеләре Нурулла Нурлыев һәм Анатолий Романов  Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау буенча бердәм чаралар турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International