Методик эшчәнлек

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
   Технология атналыгы кысаларында оештырылган күргәзмә "Мии - үзем!" дип атала иде. Күргәзмәгә куелган төрле эшләнмәләр 5-8 сыйныфта укучыларның иҗат җимешләре. Ниләр генә юк анда: агачка кыздырып эшләнгән рәсемнәр, крючок белән бәйләү, көнкүреш материалларыннан иҗат иткән сокландыргыч бүләкләр(сөт пакетларыннан үреп ясалган конфет вазасы, төрле төймәләр ябыштырып ясалган фотолар өчен рамнар). Ә агачтан ясалган гөл савытлары, кошлар өчен җим савыты - укучыларыбызның иң кызыклы һәм кирәкле эшләре булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International