ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
6 февраль көнне Актаныш район мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә Яңа Әлем авыл мәдәният йортының халык театр коллективының чыгышы булачак.
Югары Яхшый мэдэният йортында гражданнар жыелышы булып узды.
2015 нче елның 3 нче февралендә Бурсык авыл мәдәният йортында Мәсәде авыл җирлегенең гражданнар җыелышы үтте.
11 февраль көнне Актаныш Туган як музеенда җирлегебездә яшәп иҗат итүче рәссам Ләйсән Әхмәтҗанованың шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы була.
Шәрип авылында гомер итүче Нәҗирә әби Шәеховага -  90 яшь тулды

Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә 6 класс укучылары дөнья, республика һәм район яңалыклары белән танышып баралар. Бүген Сәйфетдинова Айгөл һәм Мөхәмметдинова Айсылу иптәшләрен сәясәт, икътисад һәм спорт өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырдылар.

Моннан 72 ел элек Сталинград шәһәре немец гаскәрләреннән азат ителә. Бу күренекле вакыйга 1943 елның 4 февралендә  була. Шул уңайдан Сәфәр урта мәктәбенең 6 класс укучыларына  класс сәгате үткәрелде.Укучылар бик кызыксынып тыңладылар,сораулар бирделәр.

Актаныш муниципаль районында 2014 елның иң яхшы оешмалары
 
Уразай мәктәбендә республика баннерлар конкурсының район этабына әзерлек бара.
Видеоконференцэлемтә режимында гадәттән тыш хәлләр ведомствосының 2015 ел язгы ташуга әзерлек мәсьәләсенә багышланган бөтенроссия селектор киңәшмәсе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International