1925 елның 29 гыйнварында Шәрип авылында Бибисафа белән Әхмәтлатыйп Шәеховларның төпчек балалары булып Нәҗирә дөньяга килә. Аңа да, башка туганнары белән рәттән, бик яшьли тормыш арбасына җигелергә туры килә. Нәҗирә әби яшьлегенең иң матур елларын сугыш дигән афәт агулый.
Нәҗирә әби Шәехова:
- Красный Бор урманнарында агач кискән вакытлар бәгырьгә үтеп калган. Үзе салкын, үзе юеш. Хәлсезләнгән нечкә беләкләр белән юан-юан агачларны кисеп аударырга кирәк. Саксызрак кылансаң, агач астында калуың да ихтимал. Өстәвенә өйдәгеләр сагындыра, тик кайтырга гына ярамый. Хәзер дә кайвакытларда төшләремә кереп, сискәнеп, куркып уянам да, җылы урынымны какшап: ”Аллага шөкер, төш кенә бит”, - дип куям.
Сугыштан соң илне төзекләндерү елларында да кайтып керми алар, колхозның йөрәге булалар. Яз-көз айларында кырда, кышын фермада хезмәт куялар. Нәҗирә әби гомере буе хезмәтен җиренә җиткереп башкарган, хәләл көче белән тапканга көн күргән. Шактый еллар ул кыр бригадиры булып торган һәм исәп-хисап алып барган.
- Без күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын. Дөньялар бик рәхәт, өстәлләр тулы сый-нигъмәт, өйләребез җылы, пенсияне китереп торалар. Күкләр аяз, дөньялар имин булсын. Бар кешеләргә дә балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәргә язсын иде, Раббым! – дип теләкләр тели Нәҗирә әби.
Нәҗирә әбине олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм үз исеменнән бүләк тапшырды. Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов һәм Шәрип авыл җирлеге башлыгы Исламов Рүзил дә Нәҗирә апага изге теләкләрен юлларга килгәннәр. Әбекәйнең бәйрәме балаларын, онык-оныкчыкларын да бергә җыйды.