ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призерлары, гуманитар гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Вафина Эльмираны, 9 нчы сыйныф укучысы Вафина Альмираны, 10 нчы сыйныф укучысы Гумирова Аделияны һәм аларның укытучылары Артур Кәрим улы Галиәхмәтовны чын күңелдән котлыйбыз!
Кичә "Бүләк" чаңгы трассасында гимназия-интернат коллективы чаңгы буенча ГТО нормалары тапшырды. 

Башлынгыч класс укучылары арасында уздырылган "Иң яхшы сочинение" бәйгесендә Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучысы Мусина Э. (укытучысы Салихова Э.Х.)  икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә яңадан-яңа уңышлар телибез!


 

Бүген, 5 февраль көнне, хоккей буенча район ярышлары узды. Икенче Актаныш урта  мәктәбе командасы I урын яулады (җитәкчесе Хусаенов А.Р.). Котлыйбыз!

7А сыйныфында "Әдәби кафе" дәресе үткәрелде.
4 нче февраль көнне Киров урта мәктәбенең кызлар командасы баскетбол уйнарга Сәфәр урта мәктәбенә дусларча очрашуга барды.
   4 февраль көнне тәрбияче Фазаелова Д.Р. "Тормышта бик күп әшәкелек" дигән темага 5-11 сыйныфлар арасында класстан тыш чара сәгате үткәрде.
   5 февраль көнне 16:30 сәгатьтә Кадет интернат-мәктәбендә 5-7 сыйныфлар арасында хәрби-спорт ярышлары уза.
Бурсык мәктәбендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурс узды.  
Район спорт ярышында Бурсык мәктәбе укучылары җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International