ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
12 нче февраль көнне географиягә кагылышлы "Йөзгә бер" уены узды. Уенда укучылар зур активлык күрсәттеләр. Алдан укучыларга уздырылган сораштыруларга нигезләнеп, компьютер технологияләре кулланып уздырылган кичә бик мавыктыргыч булды. Аны география укытучысы Р.Д.Гарипова оештырды.
   10-11 февраль көннәрендә Актанышта үткән кышкы укучылар спартакиадасында Кадет интернат-мәктәбе командасы икенче урынны яулап 5 меңлек сертификатка ия булды.
11 нче февраль көнне география атналыгы кысаларында "Шаян география" дип аталган викторина узды. Ике команда ярышын географиягә кагылышлы кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр. Нәтиҗәдә "Панда" командасы җиңеп чыкты. Җанатарлар да актив рәвештә үзләренә әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. Викторина кызыклы да, файдалы да булды.
Бүген, 12 февраль көнне, Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары "Инфознайка 2015" халыкара уен-конкурс биремнәрен чиштеләр.

10-11 нче февраль көннәрендә районда кышкы спорт төрләре буенча укучылар спартакиадасы булып узды. 

10-11 февраль көннәрендә Актаныш муниципаль районы укучылары спартакиадасы булып узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәп командасы бик актив катнашып I урын яулады һәм 6000 сумга спорт инвентаре алу өчен сертификат белән бүләкләнде. Командада катнашучыларны котлыйбыз!...

Мәктәптә ГО буенча әзерлек эшләре үткәрелде.
Актанышта спорт ярышларында безнең мәктәптән укучылар актив катнаштылар.
12-14 февраль көннәрендә Биектауда   милли көрәш  буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы турниры уза
Яңа Әлем командасы кышкы спартакиадада беренче урын яулады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International