ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Биатлон буенча район беренчелегендә Минһаҗев Аяз, Арсланов Динар һәм Тимиров Азаматтан торган гимназия-интернат командасы 3 урынны яулады.
18 гыйнварда гимназиядә “Яңа офык” район мәктәп матбугат чаралары бәйгесенең йомгаклау мәҗлесе үткәрелде. 
Районда уздырылган театр атналыгында Кәзкәй мәдәният йорты үзешчәннәре Г.Зәйнашеваның "Гайфи бабай, өйлән давай" комедиясе белән Актаныш тамашачысы алдында чыгыш ясады. Авыл мәдәният йортлары арасында уңышлы чыгыш ясап, 2 урынны яуладылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, биатлон буенча район ярышында  Икенче санлы Актаныш урта мәктәп командасы I урын алды. Котлыйбыз!
Кәзкәй авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек йөзеннән "Батырларны барлар чак!" исемле очрашу үздырылды.Очрашуда авыл башлыгы Мәхтүм Хөрмәев, җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Хәнис Тохбатуллин, учреҗдение җитәкчеләре, активистлар катнашты.
1-15 февраль көннәрендә Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә "Живая классика" исемле IV Бөтенроссия яшь шигырь сөйләүчеләр конкурсының мәктәп туры узды.
12 февраль көнне Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җирдә тынычлык хакына" республикакүләм конкурсында район этабында Татар Суыксу авылыннан 3 укучы катнашты.
Кәзкәй авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары катнашында "Мең яшәр шагыйребез- Муса Җәлил." исемле әдәби кичә үткәрелде.
Кичә гимназия-интернатта "Белем дөньясы" (ТНВ) тапшыруы журналистлары булып китте. Алар тапшыру әзерләр өчен гимназия-интернат тормышыннан сюжетлар төшерделәр, интервьюлар алдылар.

“Сугыш чоры балалары” акциясе кысаларында 8 класс укучылары  хезмәт  ветераны         

Баянова Өммахани Мәрвәр кызы белән очрашуда булдылар. Өммахани апа укучыларга сугыш чорының кыенлыклары турында сөйләде, үзенең бай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International