“Сугыш чоры балалары” акциясе кысаларында 8 класс укучылары хезмәт ветераны
Баянова Өммахани Мәрвәр кызы белән очрашуда булдылар. Өммахани апа укучыларга сугыш чорының кыенлыклары турында сөйләде, үзенең бай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.