“Яңа офык” район мәктәп матбугат чаралары бәйгесенә йомгак ясалды

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
18 гыйнварда гимназиядә “Яңа офык” район мәктәп матбугат чаралары бәйгесенең йомгаклау мәҗлесе үткәрелде. Әлеге бәйге Мәгариф идарәсе, “Актаныш” Мәгълүмати-мөхәррият үзәге һәм гуманитар гимназия-интернат дирекциясе тарафыннан оештырылган иде. Йомгаклау мәҗлесе кысаларында 3 остаханә эшләде, аларда фотожурналистика, газета эшчәнлеге нигезләренә төшенергә һәм робототехника белән танышырга мөмкин иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Алар:
“Иң яхшы урта мәктәп газетасы” юнәлешендә – “Бас!ма” газетасы (Актанышның 1 мәктәбе);
“Иң яхшы төп мәктәп газетасы” юнәлешендә – “Хыял” газетасы (Чалманарат мәктәбе);
“Иң мәгълүмати басма” – “Омтылыш” газетасы (Актанышның 2 мәктәбе);
“Бәйгенең ачышы” – “Балкыш” газетасы (Зөбәер мәктәбе);
“Иң яхшы эшләүче мәктәп радиосы” – Актанышның 1 мәктәбе тапшырулары;
“Өметле тапшыру” юнәлешендә – “Мәктәп сулышы” радиотапшыруы (Актанышның 2 мәктәбе)
“Иң яхшы эшләүче мәктәп телевидениесе” – “Дуслык” студиясе (Югары Яхшый мәктәбе).
Җиңүчеләрне “Актаныш таңнары” газетасының баш мөхәррире Илназ Хөҗҗәтов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева һәм гимназия-интернат директоры Артур Галиәхмәтов тәбрикләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International