ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата "Җирдә тынычлык өчен" республикакүләм балалар иҗат бәйгесенең район этабында актив катнашканнары өчен 5 нче класс укучысы З.Галләмова һәм 8 нче класс укучысы Р.Хисамова район балалар китапханәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

23нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар һәм Олимпия уеннары еллыгы уңаеннан, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы яшьләр, ветераннар, кайткан кунаклар арасында Сабантуй мәйданында чаңгы ярышы үткәрелә.

18 февраль һәр класста янгынга каршы класс сәгатьләре үтте. Анда класс җитәкчеләре янгынга каршы профилактик чаралар турында сөйләделәр, презентацияләр күрсәттеләр.

Бүген, 19 февраль көнне, Яңа  Әлем китапханәсендә, 3 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, дини темага кичә үткәрелде.
18 нче февраль көнне мәктәп күләмендә ярминкә үткәрелде. Укучыларга тәм-томнар пешерүдә ярдәм иткән әти-әниләргә мәктәп җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерәбез. Ярминкәдән кергән акча  мәктәп яны тәҗрибә участогына орлыклар алу өчен тотылачак.
18 нче февраль ккөнне район күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата биатлон үткәрелде. Анда безнең мәктәпнең IX класс укучылары И.Галләмов һәм И.Сафин катнашып 4 нче урын яуладылар.

Бүген Икенче санлы Актаныш урта мәктәп базасында 4 классларда рус теленнән район олимпиадасы үтә.  Уңышлар телибез!

18 нче февраль көнне Киров урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Аглямов Илназ Казанга физкультурадан олимпиадага китте. Олимпиада физик культура, спорт һәм туризм Академиясенең укыту-тәҗрибә корпусында узачак. Илназга уңышлар теләп калабыз! 
Февральнең 17 көнендә Татарстанда кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китергән 164 транспорт һәлакәте теркәлгән: аларда 27 кеше һәлак булган, 183е имгәнгән, җәрәхәтләнгән.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән утырышында министр хисап тотты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International