Марат Әхмәтов: “Өстәмә һәр литр сөт, һәр килограмм ит республиканы икътисади яктан тотрыклы итә”

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
18 февральдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть һ.б. рәсми затлар катнашты.

Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, узган ел республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 2,3 процентка арткан һәм 190 миллиард сум тәшкил иткән. 2014 елда Татарстан кырларыннан 3,37 миллион тонна бөртек җыеп алынган. Министр әлеге уңышның республика халкы ихтыяҗын канәгатьләндерүен белдерде. Яшелчә җитештерү 8,4 процентка (357 мең тонна) арткан, ә бәрәңге уңышы исә узган елдагы кебек калган (1 миллион 315 мең тонна).

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры узган елның терлекчелек өчен аеруча уңышлы булуын ассызыклады. Мөгезле эре терлек һәм кошчылык өлкәсендә баш саны кимемәгән, ә сөт җитештерү 1 процентка, йомырка җитештерү 3 процентка арткан. Җитештерү күләмнәре артса да, Татарстан техник яктан артта кала, дип искәртте ул. Яңа технологияләрне файдаланышка кертеп, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә башлау өчен акча һәм вакыт кирәк булачагын игътибарны юнәлтте.

Хезмәт җитештерүчәнлеге, 2013 ел белән чагыштырганда, 120 процент тәшкил иткән һәм республика беренче тапкыр агросәнәгать комплексының 1 хезмәткәренә туры килгән товар продукциясенең 1,1 миллионлы чиген узган. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә лаеклы хезмәт хакы түләү өчен бу сан 2 миллион сум булырга тиеш һәм әлеге күрсәткечкә алдагы 2-3 ел эчендә җитергә, дигән максат куйды министр. Республиканың кайбер районнарында 1 хезмәткәргә 2 миллион сумнан артык товар продукциясе җитештерүче хуҗалыклар инде хәзер үк булуын да ассызыклады ул. Мондый хуҗалыклар Буа, Арча, Тәтеш, Саба, Мамадыш һ.б. берничә муниципаль берәмлекләрдә бар.

Сыер фермаларын төзекләндерү буенча да зур эшләр башкарылган. 2014 елда, 274 сыер фермасын төзекләндерү һәм 156 силос-сенаж базын булдыру максатыннан, 2,1 миллиард сум акча сарыф ителгән. Аларның 532 миллион сумы республика бюджетыннан бүленгән, 1,6 миллиард сумы хуҗалыклар акчасын тәшкил иткән.

Марат Әхмәтов фикеренчә, кризиска каршы торуның иң отышлы юлы - ул эре мөгезле терлекнең баш санын да югалтмыйча кышлау. "Хәзер һәр өстәмә литр сөт һәм һәр өстәмә килограмм ит чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебезнең товарлар белән алыштыру максатыннан җитештерелә һәм республиканы икътисади яктан тагын да тотрыклырак итә. 2015 елда бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш җитештерүгә аеруча да игътибар биреләчәк. Бу продукцияләрне җитештерүне үстерү өчен өстәмә ярдәм каралган, шулай ук, аларны утырту мәйданнарын арттыру да күздә тотыла", - дип белдерде министр. Аның сүзләренчә, 2015 елда чәчү кампаниясе җиңел булмаячак. "Соңгы елларда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен табигать шартлары бик үк җайлы булмады һәм бу икътисадта да чагылыш тапты. Быел якынча 2,9 миллион гектар мәйданда чәчү эшләре планлаштырыла", - диде Марат Әхмәтов.

Утырышка нәтиҗәләр ясап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә максатлар куйды.

Алга таба да чәчү мәйданнарын, җитештерелә торган продукцияне киметмәскә, эш урыннарын саклап калырга кирәклеген искәртте ул. “Безнең максат —ашламалар буенча эш алып бару, ягулык мәсьәләсе буенча сораулар тумаячак, ә менә запас частьләр юнәлешендә эшләргә кирәк. Чит илләрдән кертелә торган продукцияне үзебездәге продукция белән алмаштыру мөһим роль уйный. Моңа фән, республиканың югары уку йортлары да актив рәвештә кушылырга тиеш. Безгә арзанлы продукция җитештереп, базарны яулап алырга кирәк”, - дип ассызыклады Президент Рөстәм Миңнеханов.

Яшь белгечләрне авылларга җәлеп итү, урта һәм кече бизнес вәкилләренә ярдәм итүнең дә мөһим булуын билгеләп, республика башлыгы әлеге мәсьәләләрне дә күз уңыннан ычкындырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International