ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге хәбәрендә шул хакта тәгаенләнә. Кешеләргә шәхси бәла-каза, фаҗига китергән һәлакәтләр чыгу сәбәпләре исә рульдагыларның юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пункты таләпләрен үтәмичә, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламаудан дип фаразлана.
Фаҗигаләрнең берсе 16сы 7.50дә булган. Чистайның Чернышевский урамында “ВАЗ-2110” руленда барган 1991 елгы егет тиешсез урында кинәт юлга чыккан 1935 елгы әбине бәрдергән, каза күрүче дә юл йөрү кагыйдәләренең 4.5 пунктын бозган дип карала. Нәтиҗәдә, имгәнгән әбине хастаханәгә озатсалар да, табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.
Шушы ук көнне 14.45тә Чаллының Хәсән Туфан проспектында “ВАЗ-2106” машинасы идарәсендәге 1995 елгы егет югарыда әйтелгән кагыйдәләрнең 10.1 пунктын да, 9.10, 14.1 пунктларын да бозып, зур тизлектә ян интервалны сакламастан, алдында барган «Дэу Матиз»ны, аннары светофорсыз кичүдән юл аша чыгучы 1997 елгы җәяүле егетне бәрдергән. Зыян күргән кеше – хастаханәдә.
Кичә сәгать 13.50дә Яр Чаллының Тынычлык проспектында «Хендэ Акцент» автомобиле рулендәге 1985 елгы йөртүче җәяүлеләрнең идарә ителми торган кичүендә юл аша чыгып баручы 2006 елгы җәяүле малайны бәрдерә. Нәтиҗәдә, зыян күрүче хастаханәгә озатыла.
Шул көнне Яр Чаллының Әлмәт трактында да һәлакәт килеп чыга. Сәгать 15.45тә “Лада Приора” автомобиле рулендәге 1982 елгы йөртүче зур тизлектә юлдагы бүлгеч полосага урнаштырылган ут баганасына килеп бәрелә. Йөртүче һәм 2004 елгы пассажир кыз хастанәгә озатыла.
Шулай ук кичә сәгать 17.50дә Балык Бистәсендә юлда фаҗига була. “ГАЗ-31105” автомобиле рулендәге 1984 елгы йөртүче юл кырыена чыгып, электр үткәргеч линиясе баганасына килеп бәрелә. Йөртүче фаҗига урынында ук җан бирә.