Бүген икенче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында барлык 9 сыйныф укучылары математикадан имтихан биреп карыйлар. 11 сыйныф укучылары өчен рус теленнән имтихан беренче санлы Актаныш урта мәктәбендә үтә.
Иртәгә, 24 март көнне, 9 сыйныф укучыларын рус теленнән һәм 11 сыйныф укучыларын математикадан биреп карау имтиханы көтә.
20 нче март көнне район мәдәният сараенда "Йолдызлык - 2015" конкурсының гала-концерты булып үтте. Программада сайлап алу турларыннан үткән иң яхшы номерлар гына катнышты. Гомуми нәтиҗә буенча Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе II урын яулап, Диплом белән бүләкләнде.