Куян авылында юбилей медальләре тапшыру

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

18 март көнне Куян авылында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылып, күчтәнәч пакетлар өләшү оештырылды.

Безнең Куян авылында 14 тыл ветераны бар. Иң өлкән ветераныбыз – Фәүзиева Ханә апага 95 яшь, ә Латыпов Захрав абыйга – 86 яшь. Алар авылда уздырылган чараларга теләп катнашалар. Захрав абый 19 март көнне Уразай мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган смотр концертында катнашты. Үзенең саратский гармунында уйнады.

Тыл ветераннары юбилей медальләренә бик сөенделәр, горурландылар. Бөек Җиңү бәйрәмен дә бергә-бергә каршы алырбыз дип, ышанып калабыз.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International