19 март көнне 19.00 сәгатьтә Уразай мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, әдәбият елына багышлап, җирлегебезнең 5 авылы үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән смотр концерты булды. Без, Куян авылы үзешчәннәре, бу смотр концертында актив катнаштык. Төрле һөнәр ияләре, сәхнә ветераннары тарафыннан әзерләнгән концертны тамашачы бик яратып кабул итте.