ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга
1-2 май коннэрендэ Иске Байсар авыл жирлегенен барлык авылларында зират чистарту коннэре уткэрелде.Жирлекнен барлык халкы бу омэгэ бик телэп катнашты.
7 нче май көнне Аккүз җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг үтте. Митингта район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәттахов И.Э., "Чишмә" хуҗалык җитәкчесе Сәхабетдинов Р.В., җирлек башлыгы Сәлихянов И.Ә. катнашты. Бәйрәм тантанасында укучылар сәхнәләштерелгән тамаша һәм концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган тыл ветераннары һәм балачак еллары сугыш чорына туры килгән абый-апалар шул елларның хатирәләре белән уртаклаштылар.
Информатика фәне буенча үткәрелгән "Инфознайка - 2015" Халыкара уен-конкурсында мәктәптән 12 укучы катнашып, 9 укучы җиңүче дипломы һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар. Җитәкчесе: Д.М.Шәвәлиев.
Югары Яхшый мәктәбе укучылары  митингка   әзерләнләр. Һәйкәлләргә куяр өчен ылыс ботакларынан   веноклар ясадылар. 

7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Фашист илбасарларына каршы көрәштә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Балалар Җиңүне ясый" район рәсем конкурсында Меңнәр мәктәбенең 6 класс укучысы Давытова Ләйсән һәм 7 класс укучысы Камалов Данис мактаулы 1 һәм 3 урыннарны яуладылар.
Бүген, 7 май көнне, Пучы авылы китапханәсендә, татарның бөек шагыйре Нур Баянның тууына 110 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырылды.
7 май көнне мәктәбебездә Әфгастанда геройларча һәлак булган Ринат Әзһәр улы Зәйнетдиновның (22.03.1961-06.07.1981) мемориаль тактасын ачу тантанасы булып узды.
  Кадет интернат мәктәбенең мәктәп янындагы участыгында эшләр өчен норматив документлар эшләнде.
6 май көнне башлангыч класс укытучылары һәм укучылары катнашында  Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган  "Ил- көн даны тере хәтер булып, яңа буыннарда яшәсен" исеме астында  тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде . 
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән "Хәвефсез көпчәк" район конкурсында "Велоэстафета" номинациясендә безнең мәктәп командасы I урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International