Аккүз мәктәбе яңалыклары

2015 елның 8 мае, җомга
7 нче май көнне Аккүз җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг үтте. Митингта район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәттахов И.Э., "Чишмә" хуҗалык җитәкчесе Сәхабетдинов Р.В., җирлек башлыгы Сәлихянов И.Ә. катнашты. Бәйрәм тантанасында укучылар сәхнәләштерелгән тамаша һәм концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган тыл ветераннары һәм балачак еллары сугыш чорына туры килгән абый-апалар шул елларның хатирәләре белән уртаклаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International