Пучы мәдәният йорты китапханәсе яңалыклары

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Килгән һәр китап укучы шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы, фронттан туганннарына язган хатлары белән таныша алалар. Нур Баян 1905 елның 15 маенда хәзерге Актаныш районының Әнәк авылында крестьян гаиләсендә дөньга килә. 1921 елдагы ачлык аны туган авылыннан китәргә мәҗбүр итә. Башта ул Пермь шәһәрендә эшли, 1923 елда, укуын дәвам итү теләге белән Казанга килә. Шунда укыганда аның иҗат эше башлана. 1928 елда "Уракчы кызлар", "Җимерелгән окоплар" җыентыклары басыла. "Гөләндәм"(1939), "Карахмәт"(1940) поэмалары күпләргә таныш. Нур Баян Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк фронтка китә. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. 1945 елның 23 апрелендә Австрияне азат итү өчен барган сугышларның берсендә һәлак була. Хәзерге вакытта ел саен Нур Баян исемендәге иҗат фестивале үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International