ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2015 ел
дүшәмбе
9 май көнне Иске Байсар мәдәният хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында катнаштылар.
Югары Яхшый мәктәбе укытучылары ГТО тапшырдылар.Алар  яшь үзенчәлеге буенча төрле төрләрдә катнашты.

5 класс укучылары Имамов Сирин, Басыров Фидан, Гараев Фирзәр, Шакиров Сәйдәш Бөтенроссия күләмендәге "Инфоурок" математик олимпиадада катнаштылар. Аларга уңышлар телибез.

 

Бүген Чалманарат мәктәбендә "Җиңү килде җиргә яз булып" дигән әңгәмә уздырылды. Исрафилова Әлфия Рафаел кызы 7-9 класс укучыларын якташыбыз Нур Баянның тормыш юлы, фронт хатлары белән таныштырды.  5 май көнне патриот-шагыйрь Нур Баянның тууына 110 ел тулуга багышланган иҗат фестивалендә безнең мәктәп укучылары да катнашып, диплом белән бүләкләнделәр. Әңгәмә ахырында дипломнар тапшырылды

8 Май көнне  Киров мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг узды. Яңа һәйкәл ачылды, тасманы авылыбызның бердән-бер ветераны Бәтиев Флүн Бәхти улы, Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәмсунова Ландыш Җәүдәт кызы һәм авылыбызның җирле үзидарә советы рәисе Гафуров Айваз Әбсогот улы кистеләр.


“Шәрип Шәймиев музей-йорты”хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган, “Җиңү килде җиргә яз булып”дип аталган Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, әдәбият елы, патриот-шагыйрь Нур Баянның тууына 110 ел тулуга багышланган иҗат фестивалендә катнашып, 8 класс укучысы Мәгъдәнурова Алия дипломант булды. Котлыйбыз!
8 сыйныф укучысы Мәгъдәнурова Алия Казан шәһәрендә үткәрелгән I Республика "Җиңү җыры" әдәби конкурсында 17 яшькәчә булган катнашучылар арасында «Проза» номинациясендә III дәрәҗә дипломга һәм акчалата премиягә лаек булды.

8 май көнне Иске Богады мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг узды. Сугыш  һәм тыл ветераннарына балалар бакчасында тәрбияләнүче  балалар һәм мәктәп укучылары концерт куйдылар. Авылыбыздан сугыш кырында ятып калган авылдашларны 1 минут тынлык белән искә алдылар яңа ачылган һәйкәлгә веноклар салдылар.

МБББУ “Мари – Суксу урта белем бирү мәктәбе”нең “Эрвий ” балалар оешмасы тарихи – эзләнүле экспедициясе “Туган як серләре” бәйгесе кысаларында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика фотоконкурсының район этабында 1 урын яулады. Җитәкчесе: Басыйрова Л. М.
8 май көнне Усы авылында митинг булды һәм һәйкәл ачу тантанасы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International