Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг

2015 елның 11 мае, дүшәмбе

8 Май көнне  Киров мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг узды. Яңа һәйкәл ачылды, тасманы авылыбызның бердән-бер ветераны Бәтиев Флүн Бәхти улы, Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәмсунова Ландыш Җәүдәт кызы һәм авылыбызның җирле үзидарә советы рәисе Гафуров Айваз Әбсогот улы кистеләр.

Сугыш  һәм тыл ветераннарына балалар бакчасында тәрбияләнүче  балалар һәм мәктәп укучылары концерт куйдылар. Авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары сәхнәләштерелгән сугыш эпизодын күрсәттеләр. Авылыбыздан сугыш кырында ятып калган авылдашларны 1 минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International