8 май көнне Иске Богады мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг узды. Сугыш һәм тыл ветераннарына балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм мәктәп укучылары концерт куйдылар. Авылыбыздан сугыш кырында ятып калган авылдашларны 1 минут тынлык белән искә алдылар яңа ачылган һәйкәлгә веноклар салдылар.