Балаларны яклау көнендә Казан дәүләт медицина университеты 5-9 сыйныф укучылары арасында «Твой первый шаг в медицину» конкурсында җиңүчеләрне котлады.
6 июнь - рус шагыйре А.С.Пушкин туган көнне Казан шәһәрендә рус теленнән II халыкара олимпиадасы узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 10 укучы катнышты. Телдән һәм язмача үткән 2 турдан соң 5 укучы призер һәм җиңүче булдылар: Җиңүче - Халирахманов Динар (укытучысы Р.А.Усманова). Призёрлар – 8а класс укучылары Галимова Айзиля, Хабибрахманова Регина (укытучысы Р.З.Кулиева), Нуриахметова Алина, Харисова Наргиза (укытучысы Р.А.Усманова).
10 июнь көнне “Тургай” кафесында социаль хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.
Актаныш үзәк китапханә хезмәткәрләре Байсар җирлегендә.