Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасы

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

10 июнь көнне “Тургай” кафесында социаль хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.

Бәйрәмгә җыйналган социаль хезмәткәрләрне Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде һәм алдынгы хезмәткәрләргә Актаныш районы Башлыгының Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамоталарын тапшырды.

Соңыннан социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгул Мирзәшәрипова социаль өлкәдә эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International