Тупыл мамык очыра...

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Мамык сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән, шырпыдан да гөлт итеп, бик тиз кабынып китә, ут күз иярмәс тизлек белән тарала. 
Хөрмәтле якташлар, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен җиргә ыргытмагыз. Әгәр дә ишегалларында тупыл мамыгына ут төртеп уйнаучы балаларны күрсәгез (ә алар моны ярата), зинһар, бу шаяруның ахыры нинди коточкыч нәтиҗәләргә китерү ихтимал икәнен аңлатыгыз. 
Бәла-каза килмәсен дисәгез, мамык тупланган урыннарга су сибегез һәм йорт-корылмалар тирәсен себереп торыгыз.
Коткару телефоннарын исегезгә төшерәбез: йорт телефоныннан шылтыратсагыз – 01; кесә телефоныннан 101, яисә 112 саннарын җыярга кирәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International