Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ата-аналарга ана капиталыннан балаларга белем бирү максатында файдалануны тизләтү һәм җайлырак итү өчен республиканың мәгариф оешмалары белән үзара мәгълүмат алмаша. Бүгенгә 29 югары, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
04 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2023 елның 7 апрель
Көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/4986503
Чара Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына һәм Бөтендөнья татар конгрессы кабул иткән "Милли дастаннар" елына багышланды.
Көн дәвамында юл төзелешләре, төрле социаль объектларның капиталь ремонты, яңа объетларның төзелешләрендә булачак ул
Быелның июненнән башлап 3 яше тулмаган балаларга ана капиталы акчасыннан түләүләрнең бердәм датасы кертеләчәк. Мондый ярдәм чарасын рәсмиләштергән гаиләләр акчаларын һәр айның 5 нче көнендә ала башлаячак. Акча агымдагы ай өчен түгел, ә алдагы ай өчен түләнәчәк
Татарстан Социаль фонды ел башыннан йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган 6800 дән артык әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе рәсмиләштерде. Гомумән алганда, ел башыннан аларга 872,3 млн сумнан артык акча күчерелгән
Татарстанда WorldSkills Russia һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы башланды.Чемпионатның максаты - һөнәри юнәлеш буенча иң-иңнәрне билгеләү. Мәктәп укучылары район, республикакүләм олимпиадаларын зур әзерлек һәм дулкынлану белән көтсә, булачак һөнәр осталары чемпионатта үз көчләрен сыныйлар.
Әлеге чорда учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела.
Эшлекле сөйләшүдә ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе Наил Гарипов та катнашты
Район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Алмаз улы Актаныш авылының төзеклеге һәм матурлыгы өчен җаваплы оешма-предприятия җитәкчеләре белән якын арада башкарасы эшләрне карап чыктылар.