Кечкенә әлемлеләр ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котлады

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүгенге бәхетле, тыныч тормышыбыз өчен без тылда хезмәт куйган тырыш, сабыр, олы йөрәкле ветераннарыбызга мәңгелек бурычлы! 3, 4 май көннәрендә Яңа Әлем балалар бакчасы балалары авылыбыздагы тыл ветераннарыннан Гыйльфанова Вәсилә апа һәм Мансуров Касыйм абыйларның өйләрендә булып, аларны Бөек Җиңү көне белән котлап кайттылар. Үз гомер юлында, бигрәк тә балачак еллары сугыш чорларына туры килгән өлкәннәребез хәзерге буын балалары тынычлыгы өчен көрәшкәннәр. Ул вакытларны хәзер дә күз яшьләре аша искә төшерде алар.

Вәсилә апа белән Касыйм абыйга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миннехановның күчтәнәче һәм балалар үз куллары белән ясап алып барган открыткалар, чәчәкләр тапшырылды. Балаларның шигырь, җырларын бик яратып тыңлады ветераннарыбыз.Аларга киләсе елларда да сәламәтлек, бәхетле картлык, оныклар, балалар сөенечендә яшәүләрен теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International