Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә бүген чираттагы гуманитар ярдәм озатылды.
Донбасс юлларының һәр чокырын яхшы белгән Алмаз Кашапов һәм озата баручы Руслан Ханов дүртенче тапкыр юлга чыктылар. .jpg)
Битараф булмаган райондашларыбыз, волонтер кызлар ярдәмендә җыелган кирәк-яраклар, Аллаһ боеса Бөек җиңүнең 78 еллыгын каршылаган көннәрдә егетләребезгә барып җитәргә тиеш.
Ярдәмне оештырып җибәрүдә район башлыгы Ленар Зариповның, "Каматранснефть" җәмгыяте генераль директоры, якташыбыз Рәдис Хашимовның, этиле-уллы Мәхмүт һәм Рафаэль Фәттаховларның өлеше зурдан.
Шулай ук, Ленар Рафак улы үз исеменнән егетләребезгә махсус 10 комплект хәрби кием җибәрде.