ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген 1 класс укучылары әлифба фәненнән ачык дәрес күрсәттеләр.
Бүген, 21 октябрь көнне Яңа Әлем авылында “Башак” хуҗалыгы мәйданында зооветеринар белгечләр катнашында киңәшмә узды
Бүген гимназия-интернатта 11 нче сыйныфлар математика фәненең база өлешеннән БДИ биреп карадылар. Шул ук сыйныфлар 17 нче октябрь көнне математикадан профиль имтихан үттеләр.
16 нчы октябрь көнне гимназия-интернатта ата-аналар җыелышы үтте. Башта барлык сыйныф җыелышлары, аннары 9, 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналары белән "Дәүләт йомгаклау аттестациясе - 2016" темасы астында җыелыш үткәрелде.
2015 ел – Әдәбият елы. Шул уңайдан Бурсык авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Китап ул- халык хәтере ”- дип аталган диспут-викторина үтте
Бүген, 21 нче октябрь көнне, мәктәптә  авыл китапханәсе китапханәчесе Ә.Х.Кашапова белән очрашу уздырылды. Әлфинә Хикмәтелгаяновна укучыларга яңа кайткан китаплар турында сөйләде. Ул китапханәгә даими йөрүче  иң актив китап укучыларны әйтеп китте, барлык укучыларны да китапханәгә чакырды.

Спорт мастеры Шәемов Ф.Ш. призына уздырылган "Алтын көз" җиңел атлетик кросста безнең мәктәптән  Газизов Илдус Нәҗип улы җитәкчелегендәге команда катнашты. 

500 метрга йөгерүче кызлар арасында 9 сыйныф укучысы Зарипова Диләфрүз-3 урын, мәктәп командасы да 3 урынга лаек булдылар.

19 октябрь көнне Татар Суксуы авыл китапханәсендә авыл  яшьләре белән "Тәмәке кешене үтерә" дигән әңгәмә үтте.
Быел да районыбызда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме зурлап билгеләп үтелде. Елына 365 көн хезмәттә булган уңганнар кадер-хөрмәткә чынлап та лаек.
 
Тузган торактан күчерү программасы буенча Иске Богады авылында да өр-яңа йорт төзелеп файдалануга тапшырылды. Ул ике гаиләне бер түбә астына сыендырган, икешәр бүлмәле итеп сафка бастырылган. Бу фатирларның ачкычлары узган шимбәдә хуҗаларына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International