Бүген, 21 октябрь көнне Яңа Әлем авылында “Башак” хуҗалыгы мәйданында зооветеринар белгечләр катнашында киңәшмә узды. Биредә терлекчелекне алга җибәрү буенча уңай фикерләр шактый яңгырады. Киңәшмә Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов рәислеге астында узды.
Төп максатларның берсе булып терлекне тиешле шартларда каплатуны оештыру торды. Моны системага салып, сыерны дөрес тәрбияләп сәламәт бозау алу кирәклеге ассызыклап үтелде.
Шулай ук терлекне дөрес туклануына да зур игътибар бирелде. Әлеге сорау буенча терлек азыгы сыйфатын билгеләү лабораториясе җитәкчесе Ленар Әхмәтов эксперимент үткәреп, терлеккә нинди төр азык кирәклеге яки дөрес рационны нинди элементлар тәшкил итәргә тиешлеген сөйләде.
Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов терлек авыруларын кисәтүне мөһим мәсьәлә икәнен билгеләп үтте. Моның өчен торакларга дезинфекция үткәрү зарур. Шулай ук хуҗалыкларда лейкоз белән авыручы сыерларга битараф калмаска, лейкозга каршы көрәш алып барырга кирәк.
Белгечләр алдында лейкоздан арыну планын эшләп, торакларда терлекне системалы урнаштыру бурычы куелды.