– Үткән ярминкә барышында булган кимчелекләрнең барысын да төзәттек. Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән ярминкәдә ит җитмәде дигәннәр иде. Бу юлы барлык төр продукция дә бар һәм җитәрлек күләмдә. Бәяләре дә сатып алырлык дип исәплим. Үзеңә кирәклесен рәхәтләнеп сайлап ал гына. Табыннарыгыз мул булсын, шушы продукцияләрдән бервакытта да өзелмәгез, – дип, фикерләре белән уртаклашты Фаил Камаев.
Бу юлы Касыймовларның сөт заводы, башка ярминкәләрдән үзгә буларак, “Бәрәкәтле” бренды астында, 1 литрлы махсус шешәләрдә, сөт тә алып чыккан. Маен да төрле зурлыктагы капларга тутырган.
Халыкка кош итләренең дә төрлесен тәкъдим иттеләр. Какланган казлар, тавык түшкәләрен халык яратып алды. Мөгезле эре терлек итенең дә сатылмый калганы булмады диярлек.
Ярминкәгә авыл җирлекләре белән берлектә, мәктәпләр дә үз продукцияләрен алып килгәннәр иде. Элек кеше суган, бәрәңге, кишер кебек яшелчәләрне сумкасына капчыклардан бушатып алса, хәзер аларны кечкенә сетка капчыкларга тутырып куйганнар. Сатып алучылар өчен уңайлыклар арта бара. Моны алар үзләре дә яшерми.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 5 апреля до 18 час. 6 апреля 2026 г.
Ночью и днем 6 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный ветер 15-18 м/с (в г. Казани до 15 м/с); возможна гроза.