"Хуш килэсен Яна ел!"
4 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында, спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында, Кыш Бабай призына районыбыз укучылары арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды
3 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында спорт һәм сәламәтлек декадасына багышлап, мәктәп укучылары арасында Кыш Бабай бүләгенә шахмат бәйгесе булып узды.
Безнең мәктәптә чыгарылыш класс укучыларына түбәндәге предметлар буенча консультацияләр уздырыла: рус теле, математика, татар теле, химия, тарих, җәмгыять белеме.
9 гыйнварда 2016 елның спорт декадасына багышланган, укытучыларның Кышкы спартакиадасы уздырыла. Чараның максаты булып сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау, районның иң көчле спортчыларын ачыклау тора. Укытучылар түбәндәге спорт төрләре буенча ярышачаклар: чаңгы ярышы, өстәл теннисы, армспорт, дартс, шахмат, канат тарту.
Төп фәннәр буенча мәктәптә ОГЭ га әзерлек бара..Укытучылары: Нургалиева В.Н., Султанова Г.В.
Кадерле укытучылар, техник эшчеләр!Сезне барчагызны да якынлашып килүче яңа 2016 ел бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, шатлыклы, куанычлы, күңелле, өстәлләрегез ризык тулы түгәрәк булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелләрегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Өй бусагаларыннан караңгылык, салкынлык, бәла-каза, кайгы-хәсрәт кермәсен. Яңа ел бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр, саулык-сәламәтлек алып килсен. Гаилә учагыгыз гел балкып торсын, якыннарыгыз, дусларыгыз һәрвакыт яннарыгызда булсын!Профком.
Йолдызлыкка әзерлек максатыннан, укучыларыбыз җырга, биюгә өйрәнәләр,Җитәкчеләре - Хазипова Н.Г., Миргалауова Г.Ш, Госманова Р.Ә.