9 гыйнварда 2016 елның спорт декадасына багышланган, укытучыларның Кышкы спартакиадасы уздырыла. Чараның максаты булып сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау, районның иң көчле спортчыларын ачыклау тора. Укытучылар түбәндәге спорт төрләре буенча ярышачаклар: чаңгы ярышы, өстәл теннисы, армспорт, дартс, шахмат, канат тарту.