Актанышта Кыш Бабай призына өстәл теннисы буенча бәйге

2016 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

4 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында, спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында, Кыш Бабай призына районыбыз укучылары арасында  өстәл теннисы буенча ярышлар узды.  Ярышларда 5 төрле яшь категорияләре буенча укучылар катнашты. Барлыгы 30 спорт сөюче көч сынашты. Ярышларда иң көчлеләр билгеләнде. Өстәл теннисы буенча ярышлар “Актаныш” универсаль спорт комплексында оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International