ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Алкалы хоккей буенча 2005 елгы яшь хоккейчылар арасында Россия беренчелегенә Идел буе регионы II зона бәйгеләре 4-8 гыйнвар көннәрендә Актанышның “Лачын” боз сараенда үтәчәк.

2015 ел төрле вакыйгаларга бай булып, тарих сәхифәсенә язылды. Районыбыз тормышында, гадәттән тыш үзгәрешләр булмаса да, социаль-икътисадый яктан ирешкән уңышлар шактый. Район башлыгы Фаил Камаев белән булган әңгәмәдә шуларга тукталып, киләсе елга билгеләнгән максатлар белән таныштык.

3 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында спорт һәм сәламәтлек декадасына багышлап, мәктәп укучылары арасында Кыш Бабай бүләгенә шахмат бәйгесе булып узды. 

2015 нче елның 31 нче декабре Тат. Ямалы мәдәният йортында "Хуш киләсең Яңа ел" концерт-тамаша.

30 декабрь көнне Яңа Әлем мәдәният йортында "Төкле аягың белән, Яңа Ел!" исемле бал-маскарад үтте. Бәйрәмне ООО "Башак" хуҗалыгы рәисе Хуҗин Х. М., авыл җирлеге башлыгы Анварова Д. М. җылы котлаулары, изге теләкләре белән ачып җибәрделәр. Кичәдә  уен-көлке, җыр-бию, маскалар чыгышы, лоторея уеннары узды. Тамашачылар яратып кабул иттеләр, рәхәтләнеп ял иттеләр. 

Күҗәкә авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәмнәре зур оешканлык белән үтте.

31 нчы декабрь көнне Мәсәде авылында "Яна елда, яңа уңышларга "дип исемләнгән яңа ел бәйрәм уткәрелде.
30 декабрь көнне Бурсык авыл мәдәният йортында яңа ел бәйрәме “Балмаскарад “үтте . Бәйрәм оешкан төстә, бик күңелле итеп оештырылды.
29 нчы декабрь көнне районда яңа ел сценариеларына конкурс уткәрелде. Бу чарада Мәсәде авыл җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашып Яңа ел белән котлады.
Мәсәде авыл клубында “Агыйдел” НКС эшчеләренең балалары өчен “Хуш киләсең-Яңа ел!” дип аталган балалар иртәсе үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International