Күҗәкә авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәмнәре зур күтәренкелек белән үтте.30 нчы декабрь көнне Адай мәдәният йортында, 31 нче декабрьдә Күҗәкә һәм Иске Урьяды авыл клубларында Бал -маскарадлар үтте.Бәйрәмнәр халыкка бик ошады, лотерея уенында да актив катнаштылар, призларны исә җирле фермерлар бирде.Иң зур отыш "Әнәк" агрофирмасы биргән бозау булды, уен 1 нче январь көнне дә дәвам итте.