30 декабрь көнне Яңа Әлем мәдәният йортында "Төкле аягың белән, Яңа Ел!" исемле бал-маскарад үтте. Бәйрәмне ООО "Башак" хуҗалыгы рәисе Хуҗин Х. М., авыл җирлеге башлыгы Анварова Д. М. җылы котлаулары, изге теләкләре белән ачып җибәрделәр. Кичәдә уен-көлке, җыр-бию, маскалар чыгышы, лоторея уеннары узды. Тамашачылар яратып кабул иттеләр, рәхәтләнеп ял иттеләр.