ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Республикада GPS нигезендә төгәл игенчелек системаларын гамәлгә кертү буенча актив эш алып барыла. 

19 январь көнне үзәк китапханә тарафыннан Актаныш технология техникумында "Әхлак темасы -күңел хәзинәсе" темасында әхлак дәресе үткәрелде. 

16 январь көнне  бик күп еллар Богады мәктәбендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан пенсионер- укытучы Шәехҗанова Мәгъфия апаны 95 яшьлек олуг Юбилее белән котларга 4 класс укучылары һәм класс җитәкчесе Фаттахова Лениза Динавис кызы  бардылар. Мәгъфия апаны котлап укучылар шигырь сөйләделәр һәм татар биюе башкарып күрсәттеләр. Юбилярның күңеле булып, бик күр рәхмәтләр әйтеп озатып калды.

 

14 январь көнне  мәктәбебезнең 4-6 класс укучылары “Тамыр”  хуҗалыгының “Сөт” комплексына  класс җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Җәмилова Р.Г. җитәкчелегендә экскурсиягә бардылар. Үзләре белән нәни бозауларга “күчтәнәч” – күмер дә  алдылар. Алар андагы  терлекчеләрнең  хезмәтләре, бозауларны тәрбияләү серләре һәм “Корма- мама” дип аталган яңа компьютерлаштырылган техника белән таныштылар.
 

Без, 2 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары,"Кукла в национальном костюме" конкурсына әзерләнәбез.

Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлеше конкурсына 20 декабрьдә старт бирлегән иде

Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләрендә 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга куелган бурычлар хакында отчет җыелышлары башланып китте.

20 январь көнне Пучы мәктәбендә директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарларының семинары уза. Кадет интернат-мәктәбеннән директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Маликова Р.Т. катнаша.

. Гадел “Декоратив – гамәли иҗат” номинациясендә, ә Нәзилә “Рәсем” номинациясендә уңышка ирештеләр.

16 нчы гыйнвар көнне мәктәпнең тарих укытучысы Газетдинов Илнар Флүр улы Нюренбургта узган Халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгына багышланган Хәтер дәресе уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International