Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләрендә 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга куелган бурычлар хакында отчет җыелышлары башланып китте.
19 гыйнвар көнне Киров авыл җирлегендә халык җыены үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Ул Актаныш муниципаль районының иҗтимагый-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, җыелган халыкка намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Шулай ук, Фаил Камаев җыенда катнашучыларга, республика программалары нигезендә башкарылган, районыбыз казанышларын атап узды.
2015 елда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар буенча җирлек рәисе Айваз Гафуров чыгыш ясады. “Актаныш агрофирмасы” эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Рамил Вәлиев таныштырды. Шулай ук Киров авылы мәдәният йорты директорының, полиция участогы инспекторының, гомуми практика табибының үз эшчәнлекләре турында мәгълүматы тыңланды.
Җыелыш азагында, халыктан район башлыгына карата сораулар яңгырады һәм аларга тулы җаваплар бирелде.