20 январь көнне Яңа Әлем китапханәсендә 1 сыйныф укучылары өчен "Әкиятләр иленә сәяхәт" дип аталган әдәби чара үткәрелде.
Такталачык мәктәбендә "Йолдызлык - 2016" бәйгесенә әзерлек бара. Укучылар педагог-оештыручы, музыка укытучысы, класс җитәкчеләре белән берлектә конкурсның мәктәп турына әзерләнәләр. Иң уңышлы номерлар икенче турга сайлап алыначак. Укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез!
Россия күләмендә оештырылган “ Я люблю математику” дип аталган интерактив проект акциясендә Такталачык мәктәбе укучылары да катнашты.
20 январь көнне Физика атналыгы кысаларында 7-9 класс укучылары арасында “Физика кызыклы! Физика күңелле!” дигән уен- ярыш үткәрелде. Укучылар физика фәненә кагылышлы сорауларга җавап эзләделәр, тәҗрибәләр үткәрделәр. Кичә эчтәлекле һәм укучылар өчен яңа белемнәр тупларлык итеп оештырылган иде.