Такталачык мәктәбендә "Йолдызлык - 2016" бәйгесенә әзерлек бара. Укучылар педагог-оештыручы, музыка укытучысы, класс җитәкчеләре белән берлектә конкурсның мәктәп турына әзерләнәләр. Иң уңышлы номерлар икенче турга сайлап алыначак. Укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез!