ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Грипп – авыр вируслы инфекция. Ул, гадәттә, сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә кешедән кешегә иярә.

Кәзкәй авылы җирлегенең "Ак калфак" хатын- кызлар советы мөслимәләре Зөләйха Нурлыева, Тыңламастан Илгизә Муллаянова Актанышта узган мөнәҗәтләр бөйгесендә катнаштылар. Үзләренең моңлы тавышлары белән чыгыш ясап күчтәнәч каплары белән бүләкләнделәр.

 Авыл советы рәисе Кашбразиев И.Ә. 2015 елда җирлектә эшләнгән эшләргә отчёт  һәм сорауларга җавап бирәчәк. Иске Кормашның участок врачының , участковыйның , мәктәп директоры Газизов Фидан Фирдәвис улының отчётлары тыңланачак.  Шулай ук районнан килгән вэкил - Бариев И. Ш. чыгыш ясаячак.

 26 январь көнне  сәгать 14-00  Иске Кормашның мәдәният йортында Иске Кормаш авыл советының еллык отчёт җыелышы була . Рәхим итегез!

16 январь көнне Карт авылы клубында Хәбир Ибраһимовның "Газиз ярым" дигән мелодраммасын куйдык.

"Йорт -җирләрдә пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре" темасына класс сәгате уздырылды. Укучыларга  куркынычсызлык кагыйдәләр аңлатылды.

Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә уздырылган “Көрәш” Република турнирында мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Хуҗин Фарис призлы 3 урынны алды, диплом һәм медаль белән бүләкләнде.

Кадет интернат-мәктәбендә "Победа" Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этабына әзерлек бара. Уеннар 17-19 февраль көннәрендә Казан шәһәренең "Патриот" спорт-патриот Республика үзәгендә үткәреләчәк.

23 январь көнне Зөбәер авылы китапханәсендә "Татар әдәбияте һәм кино сәнгате" дип аталган күргәзмә тәкъдим ителде.

25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

24 январь көнне Кыр- Каентүбә авылы балалары һәм яшьләре белән, Каршы тауга бардык.

Киров авыл китапханәсендә Россия киносы елына багышланган "Серле кино сәнгате" дип аталган китап күргәзмәсе төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International