Авыл советы рәисе Кашбразиев И.Ә. 2015 елда җирлектә эшләнгән эшләргә отчёт һәм сорауларга җавап бирәчәк. Иске Кормашның участок врачының , участковыйның , мәктәп директоры Газизов Фидан Фирдәвис улының отчётлары тыңланачак. Шулай ук районнан килгән вэкил - Бариев И. Ш. чыгыш ясаячак.
26 январь көнне сәгать 14-00 Иске Кормашның мәдәният йортында Иске Кормаш авыл советының еллык отчёт җыелышы була .Хөрмәтле авылдашлар сезне көтеп калабыз. Рәхим итегез!