Кадет интернат-мәктәбендә "Победа" Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этабына әзерлек бара. Уеннар 17-19 февраль көннәрендә Казан шәһәренең "Патриот" спорт-патриот Республика үзәгендә үткәреләчәк. Актаныш кадет-интернат мәктәбе "Яшь армиячеләр, алга!" республика ярышларының зона этабында җиңеп шушы ярышларга чакырылды. Ярышларда 14-16 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашачак. Командыда 10 кеше: 6 егет һәм 4 кыз катнашачак. Уңышлар телибез!