Бүген КПРФ партиясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков эш визиты белән районыбызда булды. Барлык чараларда анын белән бергә Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе А. Р. Хаев. катнашты.
7 февраль көнне Кәзкәй мәдәният йортында Ф.Садриев әсәре буенча" Җәмиләнең җенләнүе" комедиясе сәхнәгә куелды. Кәзкәй, Тыңламас авылы үзешчәннәренең уйнавын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.
Кәзкәй авыл җирлегенең "Шурик" студентлар командасы районда булып узган очрашуда 1 урынга лаек булдылар. Авылыбыз студентлары чаңгы шуу, ГТО нормалары тапшыру һәм "күңелле стартларда" көч сынаштылар, район мәдәният сараенда кичке чара КВН чыгышында осталыкларын күрсәтеп, алдынгылыкны бирмәделәр.
9 нчы февраль көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында “Йолдызлык – 2016“ бәйгесенең зона этабы узды. Икенче турга узган укучыларга уңышлар телибез!
8 февраль көнне Уразай мәдәният йортында Уразай мәктәбе укучылары "Йолдызлык-2016" иҗат фестивале уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары күрсәттеләр.
2016 елның 14 февралендә 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узачак.
Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты
Такталачык төп гомуми мәктәбенең актлар залында Бурсык, Тат Ямалы, Теләкәй, Такталачык балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары, коррекцион мәктәп коллективы "Йолдызлык-2016" иҗат фестивале уңаеннан әзерләнгән концерт номерларын күрсәттеләр. " Яшь артист"ларның чыгышына районнан килгән мәртәбәле жюри бәя бирде. Шактый концерт номерлары сайлап алу турына тәкъдим ителде. Аларга уңышлар телибез.
13 февраль көнне Әлем мәктәбе базасында "Ел остазы" республика конкурсының муниципаль этабы узачак.