Җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призеры, гуманитар гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Галләмова Рүзиләне һәм аның укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллинаны чын күңелдән котлыйбыз!
Информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призеры, гуманитар гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Әюпов Марсельне һәм аның укытучысы Радик Флорит улы Бакировны чын күңелдән котлыйбыз!
6 нчы сыйныф укучылары математикадан уздырылган бөтенрәсәй “Страна талантов” олимпиадасының 1 нче турында катнашып, җиңүгә ирештеләр. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
10 нче февраль көнне "Йолдызлык-2016" бәйгесенең сайлап алу туры узды. Безнең мәктәптән конферансье, татар халык биюе, Габидинова Эльвираның җыры һәм кызларның дуэты икенче этапка үтте.Афәрин!
Мәктәбебез укучылары “Йолдызлык” фестиваленең зона турында уңышлы чыгыш ясадылар. Ялгыз бию номинациясендә Хөсниярова Зөлфия, ялгыз җыр номинациясендә Хәбирова Айзилә 2 нче турга үттеләр. Аларга зур уңышлар телибез.
"Чиксез балачак" 18че Халыкара фестиваленең район этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
:
14 февраль көнне Актаныш районы "Бүләк" чаңгы трассасында чаңгы ярышлары оештырылачак. Бәйге сәгать 11.00 дә башлана
10 февраль көнне Кадет интернат-мәктәбендә "ТИН укытучысы елы" Республика конкурсының зона этабы узды.
10.02.2016.Спорт һәм хәрби патриотик айлык уңаеннан Такталачык китапханәсендә шахмат уйнаучылар конкурсы уздырылды.Конкурста катнашучыларга шахмат уенына өйрәтүче китаплар тәкъдим ителде.
10 гыйнвар көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә «Ак калфак» хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы Актаныш районы бүлекчәсенең ел йомгаклары конференциясе үтте. Конференция эшчәнлегендә “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова, “Мәдәни җомга” гәҗите журналисты Сөембикә Кашапова, авыл җирлеге башлыклары, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнаштылар.