4-5 февраль көннәрендә Актанышның беренче мәктәбе базасында "Ел укытучысы - 2016" Республика конкурсының район этабы узды.
2016 ел- Татарстан Республикасында "Су саклау зоналары елы" дип игълан ителде. Бу уңайдан Уразай авыл китапханәсендә "Экология культурасын һәркемгә" дигән күргәзмәлек төзеп куелды.
11 февраль көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә Актаныш районы терлекчеләренең 2016 елның гыйнвар ае йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе булып узды.
Математикадан бөтенрәсәй “Страна талантов” олимпиадасының 1 нче турында актив катнашып, укучылары җиңүгә ирешкәннәре өчен, укытучылары Э.Х.Садыйкова Диплом белән бүләкләнде. Киләчәктә дә уңышка ирешүләрен телибез.
6 нчы сыйныф укучысы Имамов Сирин математикадан бөтенрәсәй “Страна талантов” олимпиадасының 1 нче турында катнашып, регионда мактаулы 3 нче урын алды. Аны уңышка ирешүе белән котлыйбыз.
"Чиксез балачак" конкурсында Габидинов Русланның презентациясе 2 нче урынны алды.Җитәкчесе - Мусина Лилия.
"Чиксез балачак" 18че Халыкара фестиваленең район этабы нәтиҗәләре билгеле булды.Шарипов Марсель - 2 нче урында.Җитәкчесе - Гәрәева Гөлфинә.
2016 елның 14 февралендә 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узачак.
14 февраль көнне Актаныш районы "Бүләк" чаңгы трассасында чаңгы ярышлары оештырылачак. Бәйге сәгать 11.00 дә башлана
Кичә гимназия-интернатта Дәүләт Думасы депутаты В.П. Пешков катнашында "Россиядә парламентаризм" исеме астында Парламент сәгате үтте. Мәскәү кунагы шулай ук уку йорты эшчәнлеге белән танышты.