Бүген КПРФ партиясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков эш визиты белән районыбызда булды. Барлык чараларда анын белән бергә Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе А. Р. Хаев катнашты.
Очрашу массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм “Актаныш Таңнары” басмасының махсус хәбәрчеләре белән узды. Чара «Татмедиа» Актаныш информацион үзәгендә үтте.
Очрашуда Республика һәм ил буенча икътисади һәм сәяси тормыш мәсьәләләре турында сойләшенде. Халыкның яшәү рәвешен яхшырту белән бәйле бик куп сайлаулар яңгырады, сугыш чоры балалары турында да сойләшү барды.
Депутат-коммунист дәүләт Думасы В. П. Пешков узган ел белән чагыштырганда Актанышнын уңай үзгәрешләре турында да эйтеп китте.