ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

21 март көнне Иске Байсар китапханәсенә Ак калфак клубы членнары җыйналды.

24 март Афзал Шамовның тууына 115 ел тулу уңаеннан Актанышбаш авылы китапханәсендә язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыру һәм “Рәүфә” әсәренә күзәтү ясалды.

23 март көнне Чөгәнә авлында балалар өчен Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

24 март көнне мәдәният йортында ООО"Агро Элит Групп"ның  хезмәт киңәшмәсе уздырылды.

2016 елның 24 марты мәктәп балаларының каникуллар вакытында Татар Ямалы авылы мәдәният йорты яны паркында "Күңелле стартлар"- дип исемләнгән спорт ярышлары булып узды. 

Көрәшче егетләребез нинди генә ярышларга барсалар да, батыр калып, Актаныш көрәшчесе дигән горур исемне яклап кайталар. 

 

23 март көнне үзәк китапханәнең уку залында "Илһамият" клубы күп кырлы талант иясе шагыйрә һәм көйләр язучы Сәрия Ганиуллинаның "Җыр сөюче дусларыма" исемле иҗат кичәсе уздырылды.

Бүген, 24 март көнне, Пучы авыл китапханәсендә "Теремкәй" балалар почмагы эшли башлады.

Актаныш балалар китапханәсендә " Әдәби герой музее" республика балалар иҗаты бәйгесенең "Г.Тукай әкиятләре- илһам чыганагы" номинациясе буенча муниципаль этабына йомгак ясалды.5- 6 сыйныф укучылары арасында Кәзкәй авылыннан Талипов Илвирның "Шүрәле" агач сыны з урынга лаек булды. Ул грамота һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Уразай авылы җирлеге  клубларында район үзәге үзешчән сәнгать коллективлары конкурсына әзерлек бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International